14 нче ноябрь көнне Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты студентлары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан оештырылган татар теленнән олимпиадада катнашып, белемнәрен һәм көчләрен сынап карадылар. Аларны татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы әзерләде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, татар телен өйрәнүгә юнәлтелгән әлеге олимпиада быел беренче тапкыр үткәрелде һәм аны алга таба да ел саен уздыру күздә тотыла.
Катнашкан шәкертләребезгә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!