Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » Студентлар Габдулла Тукай музеена экскурсияга бардылар

Студентлар Габдулла Тукай музеена экскурсияга бардылар

16 апрель көнне теология юнәлешенең 1 курс студентлары татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы һәм УМР белгече Арсланова Назилә Нурбәк кызы җитәкчелегендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай музеена бардылар. Студентлар Тукайның шәхси әйберләрен, китапларын һәм аның иҗаты белән бәйле экспонатларны карадылар, шагыйрьнең балачагы, яшьлеге һәм иҗат юлы турында кызыклы фактлар ишеттеләр. Экскурсия барышында музей хезмәткәрләре Габдулла Тукайның шигырьләре, әсәрләре һәм аларның татар мәдәниятендә тоткан урыны турында сөйләделәр, аның әсәрләре нигезендә эшләнгән мультфильмнар күрсәттеләр.

Музейга бару студентларның Габдулла Тукайның шәхесе һәм иҗаты, аның мирасының татар халкының милли-мәдәни дөньясында тоткан урынын тагын да тулырак күзалларга мөмкинлек бирде. Студентлар бу экскурсиядән бик зур канәгатьлек хисе белән кайттылар, шагыйрьнең иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнергә теләк белдерделәр.

Татар мәдәнияте һәм тарихы белән танышу өчен музейларга йөрү, һичшиксез, бик мөһим. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы алга таба да әлеге инде традициягә әверелгән «Музейларга сәяхәт» сәхифәсен дәвам иттерәчәк.