27 ноябрьдә теология юнәлешенең студентлары арасында «Россия халыклары бердәмлеге һәм Хәрби хезмәт батырлыгы елына багышланган конкурс-викторина» узды.
Әлеге чараны татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белән ислам теологиясе кафедрасы берлектә оештырдылар.
Конкурсның төп максаты – студентларда туган ил тарихына, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә һәм рухи кыйммәтләргә карата кызыксыну уяту, халыклар арасында бердәмлекне ныгыту, шулай ук яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу иде.
Чара барышында катнашучылар кызыклы һәм мавыктыргыч конкурс этапларын үтте. Командалар үзләрен тәкъдим иттеләр, тарихи күренешләр аша үткән чорларның әһәмиятле вакыйгаларын сәхнәләштерделәр, белемнәрен блиц-турнирда сынадылар һәм бер-берсенә катлаулы сораулар әзерләделәр. Шулай ук студентлар вәгазь сөйләү, кулинар осталык һәм хәзерге мөселман модасы юнәлешләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Һәр этап үзенчәлекле, кызыклы һәм истә калырлык булды. Катнашучылар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын, иҗади мөмкинлекләрен һәм бердәм команда рухын күрсәттеләр. Бәйрәмчә, җылы һәм дустанә атмосфера чараның һәр мизгелен тагын да күңеллерәк итте.
Викторинада катнашкан һәр студентка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә командалар үзләренең тырышлыклары һәм осталыклары өчен хуш исле, тәмле бәлешләр, чәй табынына тәмле торт һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Чара кысаларында татар теле һәм милли мәдәнияте тормышында актив катнаша, кафедра үткәргән чараларда үзенең инициативасы һәм активлыгы белән аерылып тора торган студент кызга аерым рәхмәт белдерелде һәм бүләк тапшырылды.
Конкурс-викторина барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф, онытылмаслык тәэсирләр һәм матур хатирәләр бүләк итте. Чара студентларның белемнәрен баету, милли һәм дини кыйммәтләрне саклау, төрле мәдәниятләргә хөрмәт тәрбияләү һәм дуслыкны ныгыту өчен тагын бер матур мөмкинлек булды.
Оештыручылар барлык катнашучыларга, командаларга һәм чараны әзерләүдә үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтләрен белдерә! Киләчәктә дә шундый эчтәлекле, күңелле һәм берләштерүче очрашулар күбрәк булсын!









