Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ ПТК №704 Опросы
ЭИОС РИИ ПТК №704 Опросы
Главная » Новости » Теология һәм журналистика студентлары Муса Җәлил музее белән таныштылар

Теология һәм журналистика студентлары Муса Җәлил музее белән таныштылар

16 февраль көнне татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәровна теология һәм журналистика юнәлешенең 2 курс студентларын Муса Җәлил музей-фатирына экскурсиягә алып барды.

Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Харасова Ләйсән Фәндияр кызы шагыйрьнең тормышы, эшчәнлеге, әсирлектә күргәннәрен бик тәфсилләп, күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләде. Шулай ук шәхси китапханәсе, үзе төзегән фотоальбомы, Җәлилнең үзе исән чакта һәвәскәр рәссам Г.Тимербулатов тарафыннан эшләнгән беренче бюсты турында, гомумән, шагыйрь хакында күп кенә кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Музейда шәкертләр төп нөсхә экспонатлар белән танышу бәхетенә ирештеләр, биредә Җәлилнең үзе яшәгәндәге кебек җанлы тормышы дәвам итүен күрделәр.

– Әлеге музейда беренче тапкыр булуым. Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил яшәгән чорга кайткан кебек булдык. Фатирның һәр бүлмәсендә аерым бер атмосфера, Җәлил рухы сизелә. Эш бүлмәсе, язу әсбаплары, фронттан язган хатларын күреп таң калдык. Үзебез өчен шактый мәгълүмат алдык. Экскурсияне оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде студентлар исеменнән Марат Гыйләҗев.