Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ ПТК №704 Опросы
ЭИОС РИИ ПТК №704 Опросы
Главная » Новости » РИИда "Татар теле һәм әдәбияты укытуның гамәли-теоретик мәсьәләләре" темасына багышланган семинар узды

РИИда «Татар теле һәм әдәбияты укытуның гамәли-теоретик мәсьәләләре» темасына багышланган семинар узды

29 февраль көнне татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы оештыруында “Татар теле һәм әдәбияты укытуның гамәли-теоретик мәсьәләләре” темасына багышланган онлайн семинар узды.

Татарстан Республикасы (Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Болгар, Урыссу шәһәрләре, Баулы районы), Башкортстан Республикасы (Уфа шәһәре), Казахстан Республикасы (Алма-Ата, Талдыкорган шәһәрләре), Төмән, Пермь, Әстерхан өлкәләреннән фән эшлекләре, укытучылар, Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре докладлар белән чыгыш ясады. Семинарда РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашты.

Катнашучылар этномәдәни компетенцияләр формалаштыру, уку-укыту әсбаплары, әдәби анализ үзенчәлекләре, әдәбиятта психологик сыйфатларны ачыклау, татар телен урта һәм югары уку йортларында укыту үзенчәлекләре, сүзлекләр, чит төбәкләрдә телне укыту торышы хакында фикер, тәҗрибә уртаклаштылар.