Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ ПТК №704 Опросы
ЭИОС РИИ ПТК №704 Опросы
Главная » Новости » РИИда Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды

РИИда Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды

Һәр милләтнең исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләре була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне ишетүгә, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

19 февраль көнне татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы тарафыннан оештырылган Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган «Яшьнәп үткән кыска яшьлегемне, Зур көрәшкә бирдем шатланып…» («Мужество останется в веках…») дип исемләнгән студентларның түгәрәк өстәле булып узды.

Кафедра мөдире Гарипова-Хасаншина Венера ханым татар халкының батыр шагыйре М. Җәлил үрнәгендә студентларда үз Ватаннары өчен милли горурлык хисе тәрбияләүне чараның төп максаты итеп билгеләде. Әлеге чарада татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының татар теле укытучысы Гүзәл ханым Батыршина Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шәкертләр төрле телләрдә аның шигырьләрен укыды. Чыгышларында Җәлил поэзиясенең үзенчәлекләре, лирикасында гаилә, Ана, Ватан темалары яктыртылган иде.

Россия ислам институты шәкертләреннән тыш, чарада Баулы районы, Төмән өлкәсе мәктәпләреннән, Алабуга һәм Казанның башка уку йортларыннан да видеочыгышлар булды.

Шагыйрь турындагы видеоязма, шигырь белән үрелеп барган әлеге чара студентларга бик ошады.

Россия ислам институтының фәнни эшләр проректоры Рафис Рафаелевич Закиров та бу очрашу турында үз фикере белән уртаклашты:

— Хәрби-патриотик темага багышланган мондый түгәрәк өстәл быел институтыбызда беренче тапкыр уздырылды. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бу бик зур әһәмияткә ия. Киләсе елларда да мондый чаралар дәвамлы булсын иде, – диде ул.