20 сентябрь көнне теология юнәлешенең 4 курс студентлары татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы оештырган экскурсиядә булып кайтты. Кафедра доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы шәкертләрне Татарстан Республикасының иң күркәм милли музейларының берсе – Татарстан Республикасы Милли музее белән танышырга алып барды.
Экскурсия вакытында студентлар безнең төбәкнең бай тарихи мирасы белән танышып, борынгыдан алып, совет чорына кадәр булган мөһим этапларны өйрәнделәр. Музейның төрле этнографик экспозицияләре – халыкның көнкүреше, йола-гадәтләре, сәнгате һәм көмеш бизәкләре – студентларның зур ихтирамын һәм кызыксынуын уятты.
Гомумән, музейда җыелган экспонатларның байлыгы һәм аларны тәкъдим итү осталыгы барлык студентларга онытылмас кичерешләр бирде. Экскурсия нәтиҗәсендә студентларның туган як тарихына мәхәббәте һәм татар халкының мәдәни мирасына ихтирамы артты. Һәрвакыттагыча, бу көн алар өчен тирән белем алып, рухи баеп һәм тарихны үз күзләрең белән күреп кайту көне булып исләрендә калды.


