15 сентябрь көнне Россия ислам институтының теология юнәлеше һәм Казан ислам университеты шәригать бүлеге шәкертләре Казан шәһәренең истәлекле һәм тарихи урыннары буйлап сәяхәт кылдылар. Экскурсия барышында мәркәзебезнең тарихи сәхифәләреннән кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
Экскурсиядән бик канәгать калган, зур тәэсирләр алган шәкертләр һәм остазлар әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләрен җиткерделәр.