17 апрельдә Россия ислам институтының журналистика юнәлеше студентлары Казан Ратушасында оештырылган «Ислам дине сәнгате» күргәзмәсенең ачылу тантанасында катнашты.


Биредә Казан шәһәре музей комплексы фондларында саклана торган 200 дән артык экспонат тәкъдим ителгән иде. Алар арасында археологик табышлар, китаплар, язмалар, борынгы гамәли сәнгать һәйкәлләре, заманча рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре бар. Гасырлар дәвамында җыелып килгән әлеге экспонатлар безнең төбәктәге мөселман мәдәниятен, татар халкының үткәнен һәм тормышын, ислам диненең тарихын күрсәтә.



Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтенә багышланган бүлектән башланып китә.


Икенче бүлек Казан ханлыгы мирасы белән бәйле.



Экспонатлар арасында күренекле галим Ш.Мәрҗани гаиләсенең ядкярьләре,
шулай ук ислам динен үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткән зыялыларыбыз Г.Баруди, Р.Фәхретди, И. Динмөхәммәтов, С.Аитов кебек танылган затларның шәхси әйберләре аеруча зур кызыксыну уятты.


И. Динмөхәммәтов гаиләсеннән Коръән китабы.
Экспозициядә татар халык җәүһәренә әйләнгән шәмаилләр аерым урын алып тора. XIX гасырда-XX йөз башында киң таралган традицион дивар бизәмәләренең бу төре катлаулы бизәкләр белән каймаланган Коръән аятьләре, догалар, Аллаһ һәм Мөхәммәд (с.г.в.) исемнәре язылган каллиграфик сурәтләрдән гыйбарәт.


Күргәзмәдә хәзерге заман Казан рәссамнары Ф.Халиков, Р.Хуҗин, Р.Заһидуллин, Н.Хаҗиәхмәтов һ.б. ларның нәкыш һәм графика әсәрләре урын алган. Аларның эшләрендә тарихи Казанның танылган архитектура һәйкәлләре мәдәни дәвамлылык символы буларак гәүдәләнгән.



Казан шәһәре музей комплексы коллекцияләре нигезендә төзелгән “Ислам сәнгате” экспозициясе төрле вакытка караган истәлекләр тупланмасы гына түгел, ә төбәктә ислам сәнгатенең меңьеллык тарихы турында тулы бер чынбарлык бәяны булып та тора.
Әлеге күргәзмәнең май аенда узачак “Россия ислам дөньсы” халыкара форумы алдыннан ачылуы шулай ук зур әһәмияткә ия.
“Ислам сәнгате” күргәзмәсе хезмәткәрләребез һәм барлык студентлар өчен дә кызыклы булыр иде.
Гүзәл Батыршина, Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты