Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышы белән танышу өчен Г.Тукай музеена студентлар белән экскурсия уздырылды. Бу сәяхәтнең төп максаты – укучыларга Тукайның әдәбият һәм милләтебез тарихындагы ролен тирәнрәк күрсәтү.
Студентларны экскурсиягә татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы алып барды. Анда студентлар белән Габдулла Тукайның бай иҗаты һәм тормыш юлы турындагы кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Тукайның китаплары, төрле экспонатлар, интерактив җиһазлар белән танышу студентларда зур кызыксыну уятты.
Бу чара яшь буынны Ватаныбызның бөек шәхесләре белән таныштыру, милли горурлык рухын үстерү максатыннан оештырылган нәтиҗәле эшләрнең берсе. Кафедра тарафыннан уку елы барышында оештырыла торган мондый экскурсияләр әдәбиятыбыз һәм тарихыбызга кызыксыну, туган илебезнең бай мирасы белән горурлану хисләре уята.


