6 декабрь көнне теология юнәлешенең 2 нче курс студентлары татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы җитәкчелегендә Казанның Милли музеена экскурсиягә бардылар.
Студентлар татар халкының бай тарихы, мәдәнияте һәм дини мирасы белән якыннан танышты. Экскурсия барышында студентларга музей экспозициясенең күп санлы экспонатлары аша татар халкының тарихы, традицияләре һәм мәдәниятен чагылдыра торган бик бай материал бирелде.
Бу экскурсия студентларда милли хисне шактый арттырды һәм төбәгебезнең тарихи-мәдәни мирасы турындагы белемнәрне ныгыта алды.
Әлеге сәяхәт бик файдалы һәм кызыклы булды. Студентлар үзләре өчен яңа белемнәр тупладылар, рухи яктан баеп, милли горурлык хисләре белән кайттылар.

