Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Конкурсы » «Таян Аллаһка» әдәби конкурсына әсәрләрне кабул итү башланды

«Таян Аллаһка» әдәби конкурсына әсәрләрне кабул итү башланды

«Таян Аллаһка» әдәби конкурсы Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.

Конкурс башлап язучыларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру; татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам динен пропагандалау бурычларын куя.

Конкурсның оештыручылары — «Гаилә һәм мәктәп» журналы, Россия ислам институты һәм Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы Диния нәзарате.

Конкурста Россия Федерациясендә яшәүче 10 яшьтән 75 яшькә кадәрле һәрбер теләгән кеше катнаша ала. Конкурс иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүчеләр өчен үткәрелә, профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр татар әдәби телендә язылырга тиеш.

Конкурс номинацияләре:

  • шигърият;
  • чәчмә әсәр;
  • публицистик язма.

Конкурска язмалар электрон вариантта кабул ителә. Конкурс материаллары tatarkonkurs@mail.ru электрон адресына җибәрелә.

Оештыру комитеты адресы: Казан ш., Газовая урамы, 19 нчы йорт. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы. E-mail: tatarkonkurs@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 2776826.

Таян Аллаһка» әдәби конкурсының нигезләмәсе