18 нче декабрь көнне Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы ислам теологиясе кафедрасы белән берлектә чит ил катнашында Россиякүләм онлайн фәнни-практик семинар уздырды. Фикер алышуның темасы «Татар шәҗәрәләре: тарихи күзәтү, гамәли-теоретик мәсьәләләр, бүгенге торышы» дип аталды. Семинар онлайн форматында уздырылды.
Семинарда гаилә-нәсел тарихын язу, шәҗәрәләр төзү буенча зур тәҗрибәләре булган шәхесләр чыгыш ясады. Дискуссия-әңгәмәдә катнашу өчен Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Урыссу, Уфа, Пермь, Төмән шәһәрләреннән, Татарстанның төрле районнарыннан, Красноярск крае, Казахстаннан укытучылар, төбәк, туган як тарихын өйрәнүчеләр, һ.б. чакырылган иде.
Кафедра мөдире Венера Мәэмүн кызы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда халкыбызда шәҗәрә белән кызыксыну нык көчәйде. Аерым нәсел тарихлары китаплар рәвешендә дә басылып чыкты. Инде мондый семинарларның актуальлеге яшь буын арасында гына түгел, өлкән буын арасында бигрәк тә зур. Үз нәселләренең тарих-шәҗәрәләрен төзергә теләүчеләрнең саны арта бара. Архивларда булган тарихи документлар ярдәмендә күп кенә кешеләр үзләренең булган материалларын яңарта һәм тулыландыра алалар.