Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Батыршина Гүзәл Гомәр кызының «Каюм Насыйриның татар теле белеме өлкәсендәге эшчәнлеге» дигән темага лекциясе узды. Гүзәл Гомәр кызы галимнең биографиясе, тормыш юлы, аның педагогика, тел белеме, матур әдәбият, тәрҗемә эшләре, каленьдарьлары, фольклор, тарих, археология, этнография, һөнәрчелек өлкәсендәге эшчәнлекләре белән таныштырды.
Гүзәл Гомәр кызының татар халкы мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган, аның милли үзаңы һәм рухи үсешенә зур өлеш керткән күпкырлы олуг шәхес – Каюм Насыйриның эшчәнлеге хакындагы чыгышы зур кызыксыну белән кабул ителде. Лектор галимнең тормышыннан кызыклы фактлар, әсәрләреннән, фәнни хезмәтләреннән яңа мәгълүматлары белән безне Каюм Насыйри чорына – XIX йөзгә алып кереп китте.
Каюм Насыйри үзенең барлык гомерен, гыйлемен, сәләтен фән һәм белем таратуга, мәдәниятне үстерүгә, ягъни татар халкына хезмәт итүгә багышлый. Аның фәнни һәм әдәби эшчәнлеге XIX гасырның 50 нче еллар ахырында башланып китә. Киң карашлы галим фәнни белемнәрнең төрле өлкәләренә үзеннән лаеклы өлеш кертә, кайбер юнәлешләргә нигез сала. Үзе исән чагында ук Каюм Насыйриның матур әдәбият, фольклор, тел гыйлеме, педагогика һ.б. төрле фән тармакларыннан кырыкка якын китабы дөнья күрә.
Галимә эчтәлекле һәм бай презентациясендә Каюм Насыйриның афористик фикерләре, хикмәтләре белән таныштырып барды. Мәсәлән, «Яхшылык эшлә дә суга сал. Балык белмәсә, Халик белер», «Әгәр берәү үзенең гадәтенчә ашап, күбрәк су эчсә, аш сеңдерүе загыйфьләнер. Әгәр зәгыйфьләнгәнен сизсә, бер көн, ике көн ашамый тора тиештер» һ.б. Теоретик материал көнкүреш киңәшләр белән үрелеп баргач, бездә аның хезмәтләре белән танышуга кызыксыну уятты.
Каюм Насыйриның хезмәтләрен башлаганда әйткән сүзләре бүгенге көн өчен дә актуаль: «Илаһи ният кылдым гыйлем үгрәнмәккә, белмәгәнемне белмәк өчен вә белмәгәннәргә үгрәтмәк өчен вә шәригатьне тергезмәк вә дин исламны бакый кылмак өчен».