Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » Студентлар “Тәрҗемә дөньясында” дигән интеллектуаль дәрес-уенда катнаштылар

Студентлар “Тәрҗемә дөньясында” дигән интеллектуаль дәрес-уенда катнаштылар

Бүген, 31 нче октябрьдә, теология юнәлешенең 3 нче курс студентлары белән татар теле дәресе кысаларында “Тәрҗемә дөньясында” дигән интеллектуаль дәрес-уен үтте. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының татар теле укытучысы Гүзәл ханым Батыршина бу хакта фикерләре белән уртаклашып болай диде:

  • Мондый дәресләр үткәрү тәҗрибәсе бездә бар иде инде. Аларда уен аркылы телебезгә мәхәббәт уяту, аның белән кызыксындыру  бурычлары да куела. Бүгенге дәреснең исә төп максаты булып, студентларның татар телендә  фикерләвен арттыру, аерым темаларга кагылышлы сүз һәм гыйбарәләрне дөрес итеп куллана белү күнекмәләрен формалаштыру тора. Сер түгел, студентларның күпчелеге  гади тормыш-көнкүреш  сүзләрен дә күп очракта русча әйтә. Шуңа тәрҗемәгә багышланган мондый дәресләрнең кирәклеге бәхәссез.

Дәрес бик җанлы үтте. Бу студентларның, шатлык һәм борчу хисләрен күрсәтеп, үзара ярыша-ярыша җавап бирүләрендә дә  дә ачык күренде.  Дәрес турында студентларның фикерен дә җиткерәсе килә:

  • Дәрес бик ошады, ул кызык үтте. Киләчәктә дә мондый дәресләрне көтеп калабыз, — диде Самира Мөдәррисова һәм үзе дә Kahoot уен дәресен кабаттан үткәрүне тәкъдим итте.

Эмиль Галимов та үзенә  дәреснең бик ошавын һәм үзе өчен яңалыклар ачуын, кайбер татар сүзләренең тәрҗемәләрен инде онытмаячагын әйтте.

Бүгенге дәрестә (ярышта) катнашучы һәркем татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы әзерләгән бүләкләрне алды.