12 февраль көнне теология юнәлешенең 2 курс студентлары татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы җитәкчелегендә Муса Җәлил музей-квартирасына сәяхәт үткәрделәр. Бу сәяхәт татар әдәбияты тарихын тирәнрәк өйрәнергә, бөтен дөньга танылган батыр-шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышуга багышланган иде.
Музейда студентлар Җәлилнең балачагы, опера театры белән хезмәттәшлеге, Мәскәү һәм Казанда укуы, фронтта һәм Моабит төрмәсендәге каһарманлыгы турында күптөрле экспонатлар, фотолар, документлар һәм кулъязмалар белән таныштылар.
Экскурсия вакытында укучылар Җәлилнең иҗатында халкына, Ватанга мәхәббәт темаларының ничек бирелүенә игътибар итте. Берничә студент: «Ул төрмәдә дә үзенә һәм үз халкына ышанган, һәм шуның өчен аның сүзләре бүгенге көндә дә күңелне тибрәтерлек» дип белдерде.
Бу экскурсия генә түгел, ә тарих, мәдәният һәм рухи кыйммәтләрне үз күзең белән күрү сәяхәте булды. Муса Җәлилнең иҗаты – яшьләргә үрнәк һәм милләтпәрвәрлек чыганагы.


