19 февраль көнне татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы тарафыннан татар халкының бөек галиме Каюм Насыйриның музеена экскурсия оештырылды. Теология юнәлешенең 1 нче курс студентларын кафедра доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы алып барды.
Алар XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тормыш юлы һәм иҗаты белән тагын да якыннан таныштылар. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм башка тармаклар буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруын белделәр. Милләт өчен зур әһәмияткә ия булган хезмәтләрен хөрмәтләп искә алдылар.
– Мондый экскурсияләр барабыз өчен дә зур әһәмияткә ия, чөнки ул безнең туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калу өчен мөһим бер чара булып тора, – дип, моның мөһимлеген ассызыклады татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Венера Мәэмүн кызы.