Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » Россия ислам институтында «Туган тел» Бөтендөнья форумы кысаларында дискуссион мәйданчык оештырылды

Россия ислам институтында «Туган тел» Бөтендөнья форумы кысаларында дискуссион мәйданчык оештырылды

16 апрель көнне Россия ислам институтында «Туган тел» Бөтендөнья форумы кысаларында «Дини оешмаларда татар телен укытуның торышы һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре» дип аталган дискуссион мәйданчык оештырылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар дини оешмаларда татар телен укыту методикалары, уку әсбапларына кыскача экскурс, татар халкында шәҗәрәләр, татарлар һәм казахларның мәгариф өлкәсендә багланышлары, төрле проект кысаларында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү методлары, Россия ислам институтында татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

«Форум Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Ул туган телне саклау, үстерү һәм аны укыту шартларын булдыру юнәлешендә иң зур чараларның берсе. Әлеге форум кысаларында безнең уку йортында да бу теманы яктырта алучы түгәрәк өстәл оештыру төрле төбәкләрдә бу өлкәдә хезмәт куючылар белән фикер алышу мөмкинлеге булдырды. Киләчәктә дә элемтәдә булып, әлеге юнәлештә эшчәнлегебезне дәвам итеп, туган телебезне үстерүгә үз өлешебезне кертә алырбыз дип ышанып калабыз», – диде татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы.