19 декабрьдә Россия ислам институтында татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы тарафыннан оештырылган «Татар орфографиясе һәм лексикографиясенең актуаль мәсьәләләре» дигән Россиякүләм фәнни-гамәли семинар (чит ил катнашында) узды.
Семинарның максаты – татар теленең орфографиясе һәм лексикографиясенә кагылышлы актуаль проблемаларны тикшерү, фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү иде.
Семинарда Татарстан Республикасы Мөфтиенең урынбасары, Ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы, профессор Мөхәммәтшин Р.М. һәм Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры, филология фәннәре кандидаты, доцент Закиров Р.Р. сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Төп докладлар белән Әхмәтова Э.Р., Сәгыйдуллина Л.Р., Ситдикова Г.Р., Сәфәров Р.Т. катнашты. Алар үз чыгышларында татар теленең язма һәм телдән тәрҗемәсендәге авыр очракларны, орфографик кагыйдәләрне, дини эчтәлектәге әдәбиятны басмага әзерләү тәҗрибәсен һәм татар орфографиясе белән лексикографиясе өлкәсендәге бүгенге вәзгыятен яктырттылар.
Фикер алышуларда Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән, Казахстаннан шушы өлкәдә хезмәт куючылар катнашты.
Семинар эшенең нәтиҗәләре буенча, татар орфографиясе һәм лексикографиясе өлкәсендәге тикшеренүләрне дәвам итү, татар телен укыту методикасын камилләштерү һәм татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү буенча тәкъдимнәр кабул ителде.
Семинар җылы һәм дустанә атмосферада узды. Катнашучылар бер-берсен яңа идеяләр һәм белемнәр белән баетырга мөмкинлек алдылар.
