Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Әлеге акция быел беренче тапкыр апрель аенда оештырыла.
Чарада катнашкан студентлар һәм хезмәткәрләр татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карый алдылар.
Диктант тексты өчен бөек шагыйребезГабдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәреннән өзекләр тәкъдим ителде. Аны Россия ислам институтында татар теле hәм милли мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы, ә инде КИУның Госман ибне Гаффан исемендеге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә текстны кафедра мөдире, доцент Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы укыды.
Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, катнашучыларны сәламләп, бу чара турында фикерен җиткерде:
«Сезгә, әлеге дөньякүләм чарада катнашып, татар теленә булган ихлас хөрмәтегез өчен зур рәхмәт! «Татарча диктант» акциясе – татар мәдәнияте һәм теле тарихындагы мөһим вакыйга гына түгел, ә безнең милләтне берләштерүнең матур символы да. Бу чара татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү юнәлешендәге бердәмлекне күрсәтә. Татар телен саклау – безнең гомеребез буе дәвам итәсе мөһим бурыч. Әлеге акциянең уңышы безгә яңа көч бирсен, татар телен өйрәнергә һәм аны көндәлек тормышта киңрәк кулланырга өндәсен».





