Әлеге чарада катнашкан студентлар һәм мөгаллимнәр татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карый алдылар.
Диктант тексты буларак Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан һәм Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзекләр тәкъдим ителде. Аны татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы укыды.
Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Гарипова-Хәсәншина В.М. фикеренчә, «Татарча диктант» акциясе кебек телебезгә кагылышлы мондый чаралар бик кирәкле һәм файдалы. Алар телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне популярлаштыруда, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Шунысын да әйтергә кирәк: татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы Казахстанның Талдыкорган шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезгә дә татарча диктант акциясен оештыруда ярдәм итте.