Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм оештырыла торган «Татарча диктант» акциясе узды

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм оештырыла торган «Татарча диктант» акциясе узды

Әлеге чарада катнашкан студентлар һәм хезмәткәрләр татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карый алдылар.

Диктант тексты буларак Каюм Насыйриның «Кабуснамә»дән хикәятләре тәкъдим ителде. Аны Россия ислам институтында татар теле hәм милли мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы, КИУның Госман ибне Гаффан исемендеге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә кафедра мөдире, доцент Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы укыды.

Венера Мәэмүн кызы фикерләре белән бүлеште: ««Татарча диктант» акциясенең максаты — татар теленең уникальлеген күрсәтү, үз телебезнең матурлыгын да, әзерлекле икәнлегебезне дә исбатлау, татар телен популярлаштыру, грамоталылыкны арттыру hәм татар телендә сөйләшүчеләрне берләштерү.

«Татарча диктант» — ул безнең уку йорты өчен мөһим вакыйга, чөнки ул татар телен һәм мәдәниятен саклау hәм үстерүгә ярдәм итә. Монда теләге булган һәркем катнаша алды, hәм без бик шат, чөнки акция зур кызыксыну уятты. Бу татар теленә булган ихтирамны hәм кызыксынуны күрсәтә. Диктант язуда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! Киләчәктә дә шундый ук чараларда актив катнашырбыз дип өметләнәбез».