Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » РИИда «Яңа исем» иҗат лабораториясе әгъзалары белән очрашу булып узды

РИИда «Яңа исем» иҗат лабораториясе әгъзалары белән очрашу булып узды

5 май көнне Россия ислам институтында «Язучы, шагыйрьләрнең әсәрләрендә дини мотивлар» темасына«Яңа исем» иҗат лабораториясе әгъзалары белән очрашу булып узды.

Чара изге Коръән аятләрен уку белән ачылып китте.

Очрашуның төп кунакларының берсе  татар язучысы, шагыйрь Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) үзенең иҗатында дини мотивларның ничек чагылыш таба башлавын, хаҗнамәләре турында сөйләде. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең эзләнү юлында булуын ассызыклады, әхлак тәрбиясенең яшь буынга тәэсирен мисаллар белән аңлатып үтте.

«Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова (Әбүдәрова Ландыш Роберт кызы) үзенең эшчәнлегендә очраган дини сүзләрнең язылыш проблемасы, дини мотивлар чагылыш тапкан әсәрләрнең төзелеше турында әйтеп китте.

Мәйданчыкта катнашучылар барысы да дини әсәрләр язар өчен ислам дине белеме булуның беренче урында торганлыгы, мәгълүмат туплауның мөһимлеге, дини әсәрләрдә цензураның, дини уку йортларында мондый әсәрләрнең студентларга ничек тәкъдим ителгәнлеге, һ.б. турында фикер алышты.

Россия ислам институтының уку-укыту эшләре бүлеге җитәкчесе Гыйззәтуллина Нәзирә Әхәт кызы мондый фикер алышуларның файдасын, тәҗрибә бүлешүнең кирәкле булуын әйтеп узды, киләчәктә дә «Яңа исем» иҗат лабораториясе әгъзалары белән очрашуларны көтеп калуыбызны белдерде.