Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » РИИда Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән очрашу булып узды

РИИда Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән очрашу булып узды

21 апрель көнне Россия ислам институтында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән очрашу булып узды. Әлеге чарада күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бик күп премияләр иясе Ренат Харис катнашучыларны үз иҗатындагы «Әл Мәрҗани» поэмасы һәм Гавриил Романович Державинның үзе тәрҗемә иткән «Бог» одасы белән таныштырды.

Очрашуда катнашучылар әлеге әсәрләрнең тарихи һәм әдәби әһәмияте, автор идеяләре турында фикер алыштылар. Катнашучылар Ренат Харисның төрле елларда башкарган әдәби эшчәнлегенә һәм тәрҗемәдән торган эшчәнлегенә зур кызыксыну белән карады.

Шагыйрь татар әдәбияты, татар һәм рус әдәбияты арасындагы багланышлар, мәдәниятләрнең уртаклыгы һәм милли мирасыбызны саклау турында фикерләре белән уртаклашты.

Төп кунакларның берсе булган татар әдәбияты белгече, профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимулла улы Галимуллин әдәби һәм мәдәни мирасны саклау һәм үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Ул шундый очрашулар безнең милли рухыбызны ныгытучы көч ул дигән фикерне белдерде. Әңгәмәдә катнашучы коллегаларыбызның барысында да җылы хисләр генә калдырды.

Бу очрашу – мәдәниятебез һәм әдәбиятебез үрнәкләрен тирәнтен өйрәнү өчен зур мөмкинлек булды, һәм ул киләчәктә дә дәвам итәр, дип өметләнәбез.