20 нче декабрь көнне Россия ислам институтында ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге вәкилләре катнашында «Татар телендә дини терминнар сүзлеген төзүнең актуаль мәсьәләләре» темасына багышланган түгәрәк өстәл уздырылды. Чараны татар теле һәм милли мәдәният, ислам теологиясе кафедралары оештырды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар дини терминнар сүзлегенең структурасы, анда лексик берәмлекләрнең бирелеш принциплары хакында сөйләштеләр, графо-фонетик проблемалар, сүзләр язылышындагы күпвариантлылык хакында фикер алыштылар.
Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры Р.Р. Закиров һәм уку-укыту эшләре бүлеге мөдире Н.Ә. Гыйззәтуллина дини терминнар сүзлегенең тәрҗемә эшчәнлегендә, уку-укыту процессында һәм башка күп кенә сфераларда бик кирәкле булуына басым ясадылар.ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге җитәкчесе А.Р. Биктимерова сүзлек төзегәндә күпьяклы гыйлем соралуын, бу мәсьәләне төрле яклап карарга кирәклеген әйтеп узды. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре А.Г. Хәйретдиновүзе туплаган гарәп-фарсы алынмалары мисалында орфографик проблемаларны күтәрде. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Р.Т. Сәфәров сүзлек төзү процессында таянырга тиешле булган төп принципларны ачыкларга кирәклеген ассызыклады.