11 нче ноябрьдә теология юнәлешенең 2 нче курс студентлары белән татар теле дәресе кысаларында “Тәрҗемәләр дөньясында” дигән интеллектуаль дәрес-уен үтте. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының татар теле укытучысы Гүзәл ханым Батыршина бу хакта фикерләре белән уртаклашып болай диде:
«Мондый дәресләр аша аларда уен аркылы телебезгә мәхәббәт уяту, аның белән кызыксындыру бурычлары куела. Бүгенге дәреснең исә төп максаты булып, студентларның татар телендә фикерләвен арттыру, аерым темаларга кагылышлы сүз һәм гыйбарәләрне дөрес итеп куллана белү күнекмәләрен формалаштыру тора. Тәрҗемәгә багышланган дәресләрнең кирәклеге бәхәссез».
Дәрес бик җанлы үтте. Бу студентларның, шатлык һәм борчу хисләрен күрсәтеп, үзара ярыша-ярыша җавап бирүләрендә дә ачык күренде. Алар үзләренә дәреснең бик ошавын, кызык узуын, яңалыклар ачуын, кайбер татар сүзләренең тәрҗемәләрен инде онытмаячакларын әйттеләр.
Дәрестә (ярышта) катнашучы һәркем татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы әзерләгән бүләкләрне алды.