25 нче февраль көнне Россия ислам институтында студентларның һәм укучыларның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы тарафыннан оештырылган россиякүләм түгәрәк өстәле үтте. Чара Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Халыкара туган тел көненә багышланды.
Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, түгәрәк өстәлдә катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде, үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.
Түгәрәк өстәлдә милли аң тәрбияләүдә мәктәп музейларының роле; татар мәдрәсәләренең тарихи үсеше; туган телне саклау һәм үстерү; Муса Җәлил иҗатының яшь буын өчен әһәмияте; милли мәдәният; татар теленең лексикасы; татар сәнгате үсешендә тарихи шәхесләрнең роле; күпмилләтле Россиядә традицияләр һәм милли бердәмлек кебек мәсьәләләр каралды. Чарада катнашучылар үз фикерләрен җиткерделәр, эзләнүләре һәм табышлары белән уртаклаштылар.
Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Венера Мәэмүн кызы карашынча, студентлар һәм укучылар өчен оештырылган мондый түгәрәк өстәлләрнең әһәмияте яшь буынның җәмгыятебезнең тел, әдәбият, мәдәният өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләре буенча үзара фикер алышу, аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеге булуда.
Түгәрәк өстәлнең уңышлы узуы яшь буында милли-мәдәни темалар белән кызыксыну кимемәвен, аларда фәнни эзләнүләргә омтылыш барлыгын һәм киләчәктә дә мондый чараларның һичшиксез үткәрелергә тиешлеген тагын бер раслады.


