26 февраль көнне татар теле һәм милли мәдәният һәм теология кафедралары тарафыннан оештырылган студентларның Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган, чит регионнар катнашында уздырылган республикакүләм түгәрәк өстәле татар халкының мәдәнияте һәм телен саклау буенча фикер алышу өчен кызыклы мәйданчык булды. Бу чарада, Татарстаннан тыш, Башкортстан, Казахстан Республикаларыннан да укучылар һәм студентлар катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар үз чыгышларында бөек татар галиме К.Насыйриның төрле өлкәләрдә эшчәнлеген яктырту белән бергә, тел һәм әдәбият өлкәсенең башка мәсьәләләренә дә урын бирделәр.
РИИның фәнни эшләр буенча проректоры Закиров Рафис Рафаел улы билгеләп узганча, яшьләр арасында шундый чараларның уздырылуы безнең өчен бик мөһим, чөнки алар татар халкының мәдәниятен һәм, гомумән, туган телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә зур роль уйный.