Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » РИИ студенты «Туган телем» шигырь сөйләүчеләр конкурсында 1 нче урынга лаек булды

РИИ студенты «Туган телем» шигырь сөйләүчеләр конкурсында 1 нче урынга лаек булды

21 нче февраль көнне Казан кооператив институтында алтынчы Халыкара «Туган телем» шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Россия ислам институтының журналистика бүлегеннән 2 нче курс студенты Минашаева Эльза Фәиз кызы Дәрдемәнднең «Каләмгә хитап» шигыре белән катнашып, 1 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе – татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы. Конкурска әзерләүчеләр – татар теле һәм милли мәдәният, журналистика кафедралары. 

Әлеге бәйге быел ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискалар хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылган иде.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, бәйге Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Дөнья мәдәнияте Институты (ЮНЕСКО), Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан үткәрелә.