«Туган телем» дип исемләнгән VII Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы быел ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приискалар хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) һәм герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылды.
Конкурс милли мирасны саклап калуны, татар телен пропагандалауны, укучыларның, яшьләрнең Дәрдемәнд, Муса Җәлил иҗаты буенча белемнәрен арттыруны, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтүне, сәнгатьле укуны, татарча сөйләм телен ныгытуны күздә тота.
Бәйге Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Дөнья мәдәнияте Институты (Юнеско), Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан үткәрелә.
Конкурска быел 500дән артык эш кабул ителгән. Катнашучылар арасында Татарстан районнарыннан тыш Башкортостан, Марий Эл Республикасы, Әстерхан өлкәсеннән һ.б. яшь иҗат яратучылар бар иде.
26 февраль көнне Россия ислам институтыннан лингвистика юнәлешенең I курс студенты Хисамудинова Мәликә Рөстәм кызы, (җитәкчесе – татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы) М. Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре белән катнашып, III урынга лаек булды. Мәликәгә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.


