31 гыйнварда Ютазы районының Урыссу бистәсендә Татарстан Диния нәзарәте мәгариф оешмаларында белем алучылар арасында «Татар мөселман кызы – 2026» Республика конкурсы узды. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән Ютазы районы мөхтәсибәте һәм Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе оештырды.
Безнең уку йорты данын татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы әзерлегендә Россия ислам институтының теология һәм лингвистика юнәлешләреннән «Энҗеләр» төркеме буларак Сәйфуллина Камилә, Габдрахманова Ләйсән, Сәлахетдинова Илсөяр, Казан ислам университетыннан Сәфиуллина Әдилә яклап, 3 нче урынга лаек булдылар.
Конкурсның максаты – татар-мөселман гореф-гадәтләрен популярлаштыру һәм саклап калу; гаилә, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне ныгыту; бүгенге көндә дин, гаилә һәм һөнәри эшчәнлекне бергә алып барган татар хатын-кызларын хөрмәтләү.
«Татар мөселман кызы – 2026» Республика конкурсы берничә этаптан торды:
үзең белән таныштыру;
татар телендә диктант язу;
ислам фәннәреннән викторина;
татар телендә нәшид башкару;
татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча конкурс;
аш-суга осталык бәйгеләре.
Ләйсән үз фикерләрен җиткерде: «Минем өчен әлеге бәйге кызыклы бер тәҗрибә булды, бик ошатып кайттым. Яңа танышлар барлыкка килде, күп гыйлемнәр туплап кайттык дип уйлыйм. Бер командада булган кызлар белән элек бик якыннан аралашмый идек, бу конкурс нәтиҗәсендә дуслаштык, эшне дә бергә фикерләп эшләдек. Киләчәктә дә институт белән яхшы мөнәсәбәттә булып, мондый бәйгеләрдә тагын катнашырга язсын».
Камилә рәхмәт сүзләрен әйтте: «Мондый вакыйгалар һәр яктан файдалы дип уйлыйм: төрле биремнәр алып, гыйлемнәреңне тикшерергә, креатив рәвештә фикер йөртергә өйрәнергә, төркемдәшләреңә карата игътибарлы булып, килешә белергә мөмкинлек бирде. Бәйге оештырылу ягыннан бик уйланылган — мәдрәсәнең тәҗрибәсе сизелде — катнашучылар өчен бик тыныч үтте. Зур бүләкләр өчен аерым рәхмәт. Оештыручылар ниятләгәнчә, бу бәйге дәвамлы, дөнья һәм ахирәт дөньясы өчен бәрәкәтле булуын насыйп итсен иде Аллаһ Тәгалә».
Кыска гына вакыт эчендә әзерләнүгә карамастан, кызларыбыз бик тырышып, 3нче урынны алып кайтты. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.



