Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » РИИ студентлары республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедә катнаштылар

РИИ студентлары республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедә катнаштылар

23 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү оешмаларының 1–11 сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән студентлар катнашында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан инде 10 ел давамында үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлана.

Россия ислам институты данын яклап, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доцентлары Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы һәм Батыршина Гүзәл Гомәр кызы җитәкчелегендә «Теология», «Журналистика», «Лингвистика» юнәлешләреннән 6 студентыбыз катнашты. Барысы да 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.

«Без – Тукайлы халык» номинациясендә

Габдрахманова Ләйсән Раушан кызы – 1 урын

Минашаева Эльза Фәиз кызы – 1 урын

«Тукай моңы — җиһанда» номинациясендә

Ахадов Шахзод Абдулло улы – 1 урын

Низамутдинов Абубакир Хатамҗан улы – 2 урын

Субханкуловва Мохина Машхур кызы – 2 урын

Пазылова Мубина Фазлиддин кызы – 3 урын

«Бу бәйге Габдулла Тукайның иҗатын, аның халыкка һәм милләткә хезмәт итүен, рухи байлыгын һәм мәдәни мирасын таныту максатын куя. Безнең уку йортыннан да студентларыбыз әлеге конкурста ел саен бик теләп катнашалар. Татар халкының мәдәни мирасын яңарту һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен зур мөмкинлек бу» — дип, әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы.

25 апрель көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә КМТТУ (КНИТУ)ның профессиональ һәм педагогик белем бирү кафедрасы тарафыннан оештырылган «Тукай безнең йөрәкләрдә» («Тукай в наших сердцах») дип исемләнгән сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең бүләкләү чарасы узды.

Россия ислам институтыннан татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доцентлары Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы һәм Батыршина Гүзәл Гомәр кызы, УМЭ белгече Арсланова Назилә Нурбәк кызы әзерлегендә «Журналистика» юнәлешенең 2 курс студенты Минашаева Эльза Фәиз кызы 1 урынга лаек булды.