8 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү оешмаларының 1–11 сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән студентлар катнашында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлана.
Россия ислам институты данын яклап, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доцентлары Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы һәм Батыршина Гүзәл Гомәр кызы җитәкчелегендә «Теология» юнәлешеннән 2 студентыбыз катнашты.
Арзыкулова М.Ш. жюри игътибарына татар телендә Г. Тукайның «Китап», Эшонова О.Н. таҗик телендә «Забони модари» («Туган тел») шигырьләрен тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәләр сөендерерлек: Арзыкулова М.Ш. «Татар теле – күңелем теле», Эшонова О.Н. «Тукай моңы – җиһанда» номинацияләрендә I урынга лаек булдылар.
Студентларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.


