РИИ студентлары «Туган телем, назлы гөлем» иҗади инша язу конкурсы һәм «Тукай безнең йөрәкләрдә» («Тукай в наших сердцах») сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашты
27 апрель көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә КМТТУ (КНИТУ)ның профессиональ һәм педагогик белем бирү кафедрасы тарафыннан оештырылган «Туган телем, назлы гөлем» иҗади инша язу конкурсы һәм «Тукай безнең йөрәкләрдә» («Тукай в наших сердцах») дип исемләнгән сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең бүләкләү чарасы узды.
Россия ислам институтыннан студентларыбыз мондый чараларда ел да актив катнаша. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы җитәкчелегендә инша язу конкурсында катнашып, журналистика юнәлешенең 2 курс студенты Фәйзуллина Мәдинә 2 нче урынга лаек булды.
«Тукай безнең йөрәкләрдә» шигырь уку конкурсында журналистика юнәлешенең 3 курс студенты Минашаева Эльза да уңышлы чыгыш ясады.
Бу чаралар студентларыбызга үзләренең сәләтләрен тикшереп, белем һәм осталыкларын сынап карарга мөмкинлек бирә.
Без аларның күрсәткән уңышлары белән горурланабыз һәм киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен көтәбез. Студентларыбызга яңа белемнәр, иҗади уңышлар һәм тормышта тагын да зуррак казанышлар теләп калабыз!


