5 декабрь көнне теология юнәлеше студентлары археолог, галим, атказанган фән эшлеклесе, бик күп фәнни китаплар, мәкаләләр авторы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Шәрип улы Хуҗин белән очраштылар. Очрашу бик җанлы узды. Фаяз Шәрип улы урта гасырлар тарихыннан кызыклы мәгълүматлар турында сөйләде, үз фикерләре белән уртаклашты, үзе оештырган, катнашкан экспедиция йомгаклары белән таныштырды. Күренекле галим үзенең чыгышын «Халкыбызның киләчәге бары тик үзебездән генә тора. Тарихыбызны белергә кирәк. Ә дин белән тарих янәшә атларга тиеш», – дигән сүзләр белән тәмамлады, студентларга киләчәктә уңышлар теләде.
Әлеге очрашу хакындагы уй-фикерләре белән уртаклашып, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Венера Гарипова-Хәсәншина мондый чараларның тәрбияви әһәмияте зурлыгын ассызыклады, аларның татар теле дәресләре өчен дә бик кирәкле икәненә, студентларга телне өйрәнүдә өстәмә этәргеч бирүенә басым ясады.
Ислам теологиясе кафедрасы мөдире Рафилә Гимазова шундый зур шәхесләр белән очрашуларның студентларда тарих белән кызыксынуны тагын да арттыруын, аларның шәхес буларак формалашуында зур роль уйнавын, киләчәктә әлеге чараларны даими оештыруның кирәклеген әйтеп узды.
Бу кызыклы очрашу студентларга да бик ошады, алар Фаяз Шәрип улына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр.