Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » РИИ һәм КИУ студентлары фәнни-иҗади бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары булды

РИИ һәм КИУ студентлары фәнни-иҗади бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары булды

17 апрель көнне Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы тарафыннан ел да үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланды.

Әлеге бәйгедә Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән йөзгә якын укучы һәм студент көч сынашты. 

Безнең уку йортыннан да татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы укытучылары әзерлегендә шәкертләребез катнашып, урынга лаек булдылар.

Россия ислам институтының теология юнәлешеннән 2 курс студентлары Гыйләҗев Марат һәм Искаков Ильдар 3 нче дәрәҗәдәге диплом, Казан ислам университетының 3 курс студенты Хиджуньи Исмаил татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә “Шүрәле”не сөйләп, 1 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булдылар. 

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!