Хөрмәтле Рәфыйк Мөхәммәтша улы!
Сезне һәм институтның барча шәкертләрен нурлы Ураза бәйрәме белән ихлас куңелден котлыйм!
Изге Рамазан шәриф ае быел да һәрбарчабызны игелекле гамәлләр кылырга, гаиләләребезгә, туганнарыбызга, якыннарыбызга – шәфкать-мәрхәмәт, әйләнә-тирәбездәге мөхтаҗ; кешеләргә ярдәм курсәтергә өндәп, куңел кугебезне яктыртты, иманыбызны ныгытты.
Аллаһ Тәгалә шушы мөкатдәс айда кылган догаларыбызны һэм игелекләребезне кабул итсен. Рамазан аендагы шикелле һәрвакыт үзара тату, әдәпле һэм мәрхәмәтле булып, иманыбыз камиллегенә омтылып, рухиятебезне ныгытып яшәсәк, газиз Татарстаныбызның киләчәге — якты, халкы — ипле һәм бәхетле булыр дип өметләнәбез.
Ураза гаете мөбарәк булсын! Сезнец җаваплы эшчәнлегегездә уңышлар, көч һәм сабырлык, гаиләгезгә исәнлек-саулык һәм бәрәкәтле тормыш телим.
МИНТИМЕР ШЭЙМИЕВ