Российский исламский институт

Частное учреждение высшего образования

ЭИОС РИИ Опросы
ЭИОС РИИ Опросы
Главная » Новости » Cтудентлар Каюм Насыйри музее белән таныштылар

Cтудентлар Каюм Насыйри музее белән таныштылар

16 октябрь көнне теология юнәлешенең 2 курс студентлары татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы оештырган экскурсиядә булып кайтты. Кафедра доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы шәкертләрне данлыклы мәгърифәтче галим, язучы Каюм Насыйри музее белән танышырга алып барды. 

Кыйммәтле экспонатлардан Каюм Насыйриның үз кулы белән күчерелгән, галимнең шәхси мөһере куелган мантыйк дәреслеге, аның хронометр сәгате, кул таягы, сандыгы һәм башка шәхси әйберләрен күрделәр. 

Студентлар татарда шундый бөек шәхес булуын белеп, эшчәнлегенә сокланып кайтты.